«Көзге стартлар»: танып белү сәгате (0+)

26 октябрь көнне 5 нче санлы китапханәгә 58 нче «Тополёк» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Алар өчен «Көзге стартлар» дигән танып белү сәгате үткәрелде.

Осенние старты
IMG_2149
IMG_2161
IMG_2158
IMG_2192
IMG_2185

Аяк астында ятучы коелган алтынсу яфракларның кыштырдау тавышына, яңгыр астында резин итекләр киеп, зонтик ачып йөрүгә балалардан да күбрәк куанучы юктыр. Менә ни өчен көз турындагы чараларны нәни китап сөючеләр яратып кабул итә. Танып белү сәгате күңелле, мавыктыргыч, кызыклы узды. Китапханәче балаларга көз айлары, аларның элекке заманнарда халык арасында йөргән атамалары турында сөйләде. Нәниләр бик теләп көзге табышмакларны чиште, ярыша-ярыша уңыш җыйды, «Три кота: Что такое осень» мультфильмын карады. «Төсләргә бай көз» күргәзмәсе дә игътибарсыз калмады, чара азагында балалар андагы китаплар белән танышты. Яшь китап суючеләр чарадан бик күп уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: